Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы "Кечкенә ил" мәктәп яны лагере сменасының икенче көне “Барлык һөнәрләр дә яхшы –күңелеңә ошаганын сайла!” девизы астында узды. Бүгенге көн Россия һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәреп, лагерь сменасын ачу тантанасыннан башланды.
"Без бердәм команда" станцияләре буенча мавыктыргыч квест- уены бик күңелле узды. Анда балалар үзләренең барлык иҗади, музыкаль һәм спорт мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Беркем дә читтә калмады! Көн азагында,традиция буенча , йомгак ясалды һәм бөркетләр түгәрәге белән тәмамланды. “Вожатый осталыгы” электив курс кысаларында, укытучыларга 10 Б сыйныфы укучылары ярдәм итә. Әлеге практикада яшь вожатыйлар педагогик осталык серләрен үзләштерә.