Бүген "Форпост" үзәге хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең үзәк паркында балалар өчен юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча "Без имин юл өчен" акция уздырды.
Акция балалар юл-транспорт травматизмы проблемасына игътибар җәлеп итү максатында уздырыла. Акциядә катнашучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар, балаларны йөртү өчен махсус җайланмалар турында сөйләделәр.
Балалар рәхәтләнеп төрле табышмакларны чиштеләр, ә чара ахырында аларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен белешмә тараттылар.