«Панама» мәктәп яны хезмәт һәм ял лагереның өченче көне иртәсе гадәттәгечә башланды: дәртләндергеч зарядка, линейка, туклыклы иртәнге аш һәм мәктәп территориясен төзекләндерү буенча хезмәт эшчәнлеге.
Мәктәп шәфкать туташы лагерьдә тәрбияләнүче балалар өчен сәламәтлек сәгате үткәрде, ул укучының гигиенасы, бөҗәкләрдән йога торган инфекцияләр турында сөйләде.
Лагерь кунагы булган район прокуроры ярдәмчесе лагерьдә ял итүчеләрне Интернет челтәре аша була торган алдау очраклары турында кисәтте.
Төшке аштан соң «Алар Ватан өчен көрәштеләр» фильмын карау оештырылды.
Көн флешмоб һәм линейка белән тәмамланды.