Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы "Кечкенә ил" мәктәп яны лагере сменасының өченче көнендә «Әкияттә кунакта»дип аталган чаралар үткәрелде.
Әкиятләр темасы балаларга шатлык-сөенеч китерү, яхшыны яманнан аера белү максатыннан сайлап алынды.Балалар көн дәвамында күп кенә әкиятләрне искә төшерделәр. Отрядларда «Минем яраткан әкияти каһарманым» дигән рәсем конкурслары узды. Бөтен лагерь белән җыелып, "Өч баһадир. Батырлыгы булмаган бер көн дә юк” киносеансын карарга Тәтеш Мәдәни күңел ачу үзәгенә бардылар.
Ә төшке аштан соң заманча тормышның кырыс чынбарлыгына әйләнеп кайттылар һәм террорчылык актлары булганда ,шартлаткыч җайланманы табу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар,өйрәнүләр уздырылды.