Исәнме, лагерь! Артекка 100 яшь

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

2025 елның 16 июнендә, илебезнең данлыклы балалар лагере"Артек"ның 100 еллыгы көнендә, Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы "Кечкенә ил" мәктәп яны лагере эшли башлады.

Бу көнне балалар "Артек" лагерен төзү тарихы, аның традицияләре һәм ял итү өчен бу лагерьга ничек эләгү турында белделәр. Кайбер  традицияләрне  балалар үзләренең «Төрле төстәге учлар» сменасы эшендә кулланырга булдылар. Беренче көн танышуга һәм отряд почмакларын бизәүгә багышланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International