"Без сәламәт яшәү рәвеше өчен"

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

     Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы "Кечкенә ил"мәктәп яны лагере сменасының дүртенче көне сәламәт яшәү рәвешенә багышланды. Зарядка һәм линейкадан соң  балалар иртәнге аш белән сыйландылар.

       Балалар сәнгать мәктәбенә экскурсия аеруча кызыклы үтте. Биредә балалар әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның төрле юнәлешләр буенча иҗади казанышлары белән таныштылар. Сәламәтлек һәм сәнгать арасында бәйләнеш зур, чөнки  сәнгать психик һәм физик сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә. Чаралар мәктәп спорт мәйданчыгында дәвам итте. Анда "Тизрәк, алгарак, көчлерәк" дип аталган спорт программасы узды. Тәмле төшке аштан соң музыкаль флешмоб оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International