«Панама» хезмәт һәм ял лагеренда чираттагы көн «Мин хәрәкәттә» девизы астында узды. Иртәдән балалар «Кечкенә ил»мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән иртәнге зарядка үткәрделәр. Иртәнге линейка вакытында кичәге көнгә йомгак ясалды. Хезмәт десанты мәктәп яны спорт һәм уен мәйданчыгын төзекләндерүгә багышланган иде. Бүген лагерь кунагы булып Россия балалар һәм яшьләр «Беренчеләр хәрәкәте» координаторы Елена Борисова булды. Ул хәрәкәтнең эшчәнлеге турында сөйләде, РДДМ кысаларында гамәлгә ашырыла торган төрле конкурсларда һәм проектларда катнашу мөмкинлеге белән таныштырды. Очрашу «Һөнәргә адымнар» дигән профориентация уены белән дәвам итте. Отрядлар «Мин хәрәкәттә» медиа-реклама конкурсы кысаларында булдырылган видеороликларны күрсәттеләр. Төшке аштан соң балалар патриотик темага плакатлар ясадылар.