Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

21нче июнь көнне хәтер һәм кайгы көне алдыннан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-авылдашларына куелган обелиск янында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм “хәтер урыны” проекты кысаларында "Йөрәкләрдә.Мәңгегә"дип исемләнгән хәтер сәгате узды.

Җыелучылар алдында кайгы һәм рәхмәт сүзләре белән Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Зафарова С.и. чыгыш ясады. Алып баручылар фашист гаскәрләренең мәкерле һөҗүме, сугышның озын һәм авыр еллары, олылар кебек үлемгә караган, батырлык һәм чыдамлык күрсәткән балалар турында сөйләделәр. Чара барышында фронтның, тылның барлык вакыйгаларын чагылдырган һәм батырлыкка өндәгән мәшһүр сугыш җырларының шигырьләре һәм юллары яңгырады. Чараны Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмамладылар. 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International