21 июнь Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Башчы авылы обелиск янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер шәме», Бөтенроссия акциясе узды.
Җыелганнар һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар кулларында кабызылган шәмнәр тотканнар, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен үз гомерләрен биргәннәрне Мәңгелек хәтер һәм кайгы символы буларак.