К. Яңа Тимбай авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 23 июне, дүшәмбе

22 июнь Кошки-Яңа Тимбай авылы мәдәният йортында «Тозлы камырдан могҗизалар» ясау буенча мастер-класс булып узды. Ябыштыру-балаларда хыялны, фикерләүне һәм тырышлыкны үстерә торган менә дигән шөгыль.

Бу кулай һәм куркынычсыз материал уенчыклардан алып катлаулы композицияләргә һәм панноларга кадәр төрле эшләнмәләр ясарга мөмкинлек бирә. Тозлы камырдан эшләнмәләр бик нык килеп чыга. Мәдәният йорты директоры балаларга ничек итеп камыр ясарга һәм ничек дөрес итеп коярга икәнлеген аңлатып үтте. Балалар әлеге аңлатмаларны игътибар белән тыңладылар һәм мавыгып фигураларын ясый башладылар. Күңелле иҗат процессы җәйге чорны күңелле һәм файдалы уздырырга мөмкинлек бирде.

      ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International