«Панама» хезмәт һәм ял лагереның чираттагы көне туган шәһәребезгә багышланган иде. “Хезмәт десанты” туган якны өйрәнү музеена экскурсия белән дәвам итте, аннан соң “Идел буенда шәһәрчек бар" квест-маршруты буенча уздылар.
Төшке аштан соң балалар «Борынгы биналарда шәһәр тарихы» онлайн-викторинасында катнаштылар.