«Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күңел ачуларны, уеннарны бик яраталар. Саф һавада йөрү-балаларга физик күнекмәләрен үстереп һәм сәламәтлекләрен ныгытып, актив вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек.
Хәрәкәтчән уеннар ләззәт кенә китереп калмый, координация һәм чыдамлык үсешенә дә ярдәм итә. Даими хәрәкәтчән уеннар балаларга физик формада калырга гына түгел, ә социаль күнекмәләрне дә үстерергә, командада эшләргә, килешергә һәм бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтергә ярдәм итә.