«Кечкенә ил» лагерь сменасының унберенче көне яшьләр көненә багышланган иде. Яшьләр көненә Бердәм гамәлләр көне кысаларында Бренчеләр хәрәкәтеннән тәрбия буенча директор киңәшчесе Лазарева Л. Н. һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте» координаторы Борисова Е. С. белән берлектә лагерьда «Вакыт капсуласы» станция квесты булып узды.
Көн дәвамында отрядлар экскурсиядә булдылар. Берәүләрне табигать тыюлыгына сәяхәт көтсә, икенчеләр бассейнга барды.
Көн традицион түгәрәккә басып җырлау белән тәмамланды.