2025 елның 26 июненнән 5 июленә кадәр Тәтеш татар мәктәбе укучылары Әхмәтшина Алина һәм Матиева Азалия Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Биләр авылында татар теле буенча сөйләм практикасы булган «Болгар – Туган тел» Төбәкара палаткалы лагерь сменасында катнашалар.
«Болгар-Туган тел» хәзерге татар яшьләренә, яңа мәгълүмати технологияләр кулланып, татар телен тирәнрәк өйрәнү һәм инновацион алымнар кертү аша татар мәдәнияте традицияләрен үзләштерү өчен, тел мохитенә чумарга мөмкинлек бирә.
Лагерь эше «Яшьләр һәм балалар» милли проектын, «Балаларга иң яхшысы» ярдәмче проектын һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын»гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган.
#НацпроектМолодежьИДети
#ВсеЛучшееДетям
#ОбразованиеТетюши