Бүген "Панама" хезмәт һәм ял лагеренда заманча технологияләр көне. Традицион зарядка, линейка һәм иртәнге аштан соң балалар шәһәр предприятиесенә экскурсиягә киттеләр, анда программалаштырыла торган станокларны үз күзләре белән күрделәр.
Аннары роботлаштыру техникасы буенча чарабулды – тәрбияләнүчеләр үзләре программалаштырыла торган уенчыклар ясадылар. Көн дәвамында социаль челтәрләр трендлары форматында Юл хәрәкәте иминлеге буенча видеороликлар әзерләү белән шөгыльләнделәр. Лагерь көне волейбол уены белән тәмамланды.