Балалар өчен янгын куркынычсызлыгы-өйдә дә, балалар бакчасында да аерым игътибар бирергә тиешле мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Шул максаттан «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре балалар белән сөйләштеләр, аларны янгын сүндерүченең махсус киеме белән таныштырдылар. Балалар шлемнарын киеп карадылар, янгын сүндерү машиналарын карадылар, күпләр руль артында утыра алдылар.
Мондый чара янгын сәбәпләре турында белем алырга һәм ашыгыч хәлләрдә эш итә белергә мөмкинлек бирде. Балалар бакчасында алган белемнәрне балалар белән «Күңелле янгын сүндерүче», «Учакны сүндер» уеннарында ныгыттылар.