15 июльгә кадәр «Татарстан Республикасының Җирле мәдәният хезмәткәре» программасында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады Татарстан Республикасы территориясендә «Җирле мәдәният хезмәткәре» федераль программасы гамәлгә ашырыла, әлеге программа Татарстан Республикасы территориясендә авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында, шәһәр тибындагы поселокларда яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә урнашкан мәдәният оешмаларының вакантлы вазыйфалары исемлегенә кертелгән хезмәткәрләргә 1 000 000 сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен күздә тота.
Түләүләр алуга конкурста катнашу өчен гариза һәм аңа беркетелә торган документлар 2025 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түбәндәге электрон почтага кабул ителә minkulttatarstan@yandex.ru.
2025 елга мәдәният оешмаларында хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфалары исемлеге Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының 27.02.2025 №103од боерыгы белән расланды (https://mincult.tatarstan.ru/file/pub/pub_4498265.pdf).
Конкурста катнашу өчен гаризалар югарыда күрсәтелгән вакытка электрон почтага кабул ителә minkulttatarstan@yandex.ru Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгының 17.02.2025, №68од боерыгы белән расланган документлар формалары нигезендә (https://mincult.tatarstan.ru/file/pub/pub_4498253.pdf).