«Кечкенә ил» мәктәп яны лагерь сменасының унбишенче көне «Беренчеләр хәрәкәте белән җәйге маҗаралар» исеме астында узды. Лагерьда тәрбия буенча директор киңәшчесе Л. Н.Лазарева белән очрашу булды, ул балаларда Ватан, кеше, дуслык, гаилә, хезмәт, сәламәтлек кебек дөрес кыйммәтләр формалаштыруга үз өлешен кертте. Очрашу кино күрсәтү белән тәмамланды. Балалар "Королевство кривых зеркал" фильмын карадылар.
Төшке аштан соң отрядлар шахмат-шашка турнирында катнаштылар. Шахмат (шашка) көрәше нәтиҗәсендә һәр отрядта иң көчлеләр ачыкланды.