6 июль Монастырск авыл мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашка бәхете» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре Борисовлар гаиләсен Александр һәм Галинаны алтын туйлары белән, Моисеевлар гаиләсен Андрей һәм Галинаны рубин туйлары белән, Кирилиннар гаиләсен Михаил һәм Маринаны фарфор туйлары белән котлап, зур, чиксез мәхәббәт, озак елларга зур бәхет теләделәр һәм кечкенә бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм кунагы Ерастов Сергей барлык катнашучыларны үзенең матур җырлары белән сөендерде.