Бүген, 8 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Үзәк китапханәдә “Гаилә - мәхәббәт бөек патшалык” дигән әдәби кичә узды. Чарада Тәтеш районы сукырлар җәмгыяте һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашты.
Чарада катнашучылар рәхәтләнеп мәхәббәт турында иң яхшы әсәрләрдән шигъри юллар тыңладылар, гаиләгә багышланган җырлар җырладылар, төрле конкурсларда актив катнаштылар. Аралашу барышында кунаклар гаилә бәхете серләрен, гореф-гадәтләрен сөйләделәр. Сукырлар җәмгыяте рәисе оешма бу көнне үзенең йөз еллыгын билгеләп үтүен белдерде.
Китапханә хезмәткәрләре сәламәтлек, эштә уңышлар һәм алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек теләделәр. Бәйрәм якты, эмоциональ һәм истә калырлык булды.