8 июльдә Урюм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Карлыгач” укыту-сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр белән "Гаилә гореф-гадәтләре” исемле гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күңел ачу программасы үткәрделәр. Бу бәйрәмнең тарихын сөйләделәр һәм балалар белән уеннар, конкурслар үткәрделәр.