Келәш авылында “Авыл киче” дип аталган кичке бәйрәм үткәрелде.Чараны авыл имамы Фәһим Галимов башлап җибәрде. Авыл җирлегебашлыгы Фәнил Галимов актив гаиләләрне билгеләп үтте.
Үзешчән артистлар, “Хатирә”,”Гөлҗамал” төркемнәре, Буа театры артисты Айгөл Сәгыева җырларын бүләк иттеләр. Балалар өчен күп төрле уеннар, тәм-том сатулар оештырылды, алар өчен сюрприз әзерләнгән иде: әкият кунаклары белән рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм кунаклары корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландылар.
Караңгыга кадәр дәвам иткән чара Буаның “Гөлҗамал” һәм үзебезнең “Хатирә” коллективлары башкаруында татарларның гимнына әйләнгән “Туган тел”җыры белән тәмамланды.