Мәдәният яңалыклары

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

9 август Зур Әтрәч авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәм программасы булып узды.

Авыл халкына һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән Зур Әтрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәкимов һәм «Нур» А/Ф ҖЧҖ генераль директоры Радик Нургалиев мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм программасында тамашачыларга халык көйләре, шулай ук районнан килгән катнашучылар башкаруында моңлы һәм дәртле җырлар яңгырады.Чарада актив катнашканнары өчен барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

        ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International