Балалар бакчасында иң кызыклы һәм мавыктыргыч эшләрнең берсе һәрвакыт экспериментлар үткәрү. «Әкият» балалар бакчасында «экспериментлар үткәрү атналыгы» узды. Бу атнаның максаты балаларның игътибарын тәҗрибәләр үткәрү кебек эшчәнлек төренә җәлеп итү; кул астындагы чараларны һәм предметларны кулланып катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү; фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм фәнни күзлектән аңлатырга өйрәтү иде. Экспериментлар барышында балалар үзләрен галимнәр, тикшеренүчеләр итеп хис иттеләр үзләренең кызыксынучанлыкларын канәгатьләндерү мөмкинлеге алдылар һәм " Ни өчен?", "Нигә?", "Ничек?" сорауларына җавап алдылар. Атна буе иҗат, кызыксыну, танып белү активлыгы атмосферасында узды. Балалар тирә - юньдә бик күп гадәти булмаган нәрсәләрнең булуына инандылар!