12 август Тәтеш районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Буа шәһәрендә физик һәм психологик сәламәтлек буенча «Әйт» шоу-конференциясендә катнаштылар.
Программага табибларның кыска чыгышлары, мастер-класслар, күргәзмәләр, фото-зоналар һәм башка активлыклар кертелгән иде. Теләге булган һәркем гамәлдәге белгечләр һәм табиблар белән консультацияләр узып, үзенең ВИЧ-статусын белеп, психологик тренингларда катнаша алды.
«ЭЙТ» шоу-конференцияләрен Ак Барс банкы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм иҗади яшьләр академиясе гамәлгә ашыра.