13 август Кашка авылында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни –ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни–ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында халык осталарының «Күзгә-шатлык, күңелгә-бәйрәм» бәйрәме булып узды.
Чара бик бай, якты, күңелле һәм онытылмаслык булып оештырылган иде. Авылның кул осталары үзләренең эшләре белән тамашачылар һәм бәйрәмдә катнашучылар белән уртаклаштылар, традицион һөнәрләрнең һәм декоратив-гамәли иҗатның төрле төрләре: тукылган һәм бәйләнгән эшләнмәләр, корама белән тегү һәм алмаз мозаика, балчыктан эшләнгән эшләнмәләр, чигүләр буенча авторлык эшләрен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән һәр эшләнмәдә останың «алтын» куллары гына түгел, аңа салынган җаны да сизелә.
«талантлар парады» нда җирле умартачылар, балыкчылар, кулинарлар катнашты. Үзешчәннәр халыкка иҗади номерлар - халык җырлары, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Бәйрәм мавыктыргыч мастер-класс һәм чәй эчү белән тәмамланды.