14 август Казанның Габдулла Тукай музее территориясендә «Халык» һәм «Үрнәк» дигән мактаулы исемнәр бирү өчен иҗат коллективларының чыгышларын карап уздылар.
«Халык» мактаулы исемен түбәндәгеләр алды: «Иделкәй» татар вокаль ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Рима Сафиуллова); «Туслах» фольклор коллективы (Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты, җитәкчесе Елена Савелькина); «Триумф» театр коллективы (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Рөстәм Әхмәдуллин).
«Палитра» балалар сәнгать мәктәбенең вокаль ансамбле «Үрнәк» исемен алды! (Балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе Диана Шәрәфиева).