Мәдәният яңалыклары

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

15 август «Иделкәй» татар халык вокаль ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җитәкчесе Рима Сафиуллова) Олы Кайбыч авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Кичке уен» Республика татар фольклор иҗаты фестивалендә катнашты.

Бәйрәмдә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Әтнә, Арча, Кукмара районнары, Кайбычтан фольклор, вокал коллективлары, гармунчылар катнашты. Иҗади энтузиазм һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирасын үстерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен коллектив рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International