Мәдәният яңалыклары

2025 елның 18 августы, дүшәмбе
16 август Тайба-Тауш авылында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» ll күзәтү-конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «Данлы җырларга лаеклы геройлар» дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга ата-бабаларының батырлыкларына һәм махсус хәрби операциядә катнышучы геройларга горурлык һәм хөрмәт белән тулы иң яхшы патриотик җырлар тәкъдим иттеләр. Әлеге чара авыл халкын һәм кунакларны берләштереп, бердәмлек һәм рәхмәт хисе тудырып, чын бәйрәмгә әверелде.
    ​ 
    ​ 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International