Мәдәният яңалыклары

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

15 август Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Әбиемнең бишек җыры» фольклор программасы булып узды. Биредә катнашучылар татар бишек җырлары белән таныштылар, әлеге җырларның бала тәрбияләүдә әһәмияте турында белделәр. Татар өенә экскурсия үткәрелде, анда бишекнең борынгы заманнарда ни рәвештә булганын ачык күрергә мөкин иде. Шулай ук чарада катнашучылар өчен экскурсия үткәрелде , татарларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында сөйләнелде, борынгы мич, чигү, савыт-саба, кием-салым һәм көнкүреш әйберләре белән таныштырып үтелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International