«Әкият» балалар бакчасында бер атна шушы искиткеч девиз астында узды. Физкультурачылар көне уңаеннан төрле чаралар узды. Алар балаларның сәламәтлеген ныгытуга, эре моториканы үстерүгә һәм үзара аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар биремнәрне шатланып үтәделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр, яңа осталыкларын күрсәттеләр, йөгерделәр, сикерделәр, туп белән уйнадылар, хәтта турникларда да көчләрен күрсәттеләр! Беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр һәм яраткан уенчыкларына кайгыртучанлык күрсәтеп аның аягына бик тырышып бинт бәйләделәр.