Чираттагы мәртәбә "Сабый" балалар бакчасында "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Казан шәһәре ОПТУ әйдәүче белгече Урманова А.Х. белән очрашу булды. Ул балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалау максатында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. Алсу Хәлиловна балаларга машина юлында үзеңне ничек тотарга, җәяүлеләр кичүләренең нинди булуы, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларның әһәмияте турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен беркетү буенча табышмакларга җаваплар таптылар. Аннары Урманова А.Х. балалар белән фликерлар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Очрашу ахырында Алсу Хәлиловна юл аша чыкканда һәркемгә сак һәм игътибарлы булуларын теләде һәм балаларга "Яшь җәяүле" белешмәлеген бүләк итте.