Мәдәният яңалыклары

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

18 август «Тәтеш Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУ директоры Андрей Салагаев һәм Тәтеш район мәдәният йортының социомәдәни эш буенча методисты Яна Гыйсмәтуллина Казан шәһәрендә узган, «Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Матди булмаган этномәдәни байлык»  стратегик сессиясендә катнаштылар.  Халыкара форум ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов чыгыш ясады. Сессия дөнья халыкларының уникаль мәдәни ресурсларын, дөнья этномәдәни киңлеген үстерүнең конкурент потенциалы буларак, актуальләштерергә тиеш. Матди булмаган этномәдәни байлыкны өйрәнү һәм саклауның иң яхшы практикалары белән уртаклашу илебез мәдәниятләренең үзара баюына, алар арасында халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, халыкларыбызның мәдәни кодларын яхшырак аңлауга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International