Мультфильмнар карау-балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. «Балалар һәм яшьләр» милли проектын «Балаларга иң яхшысы" подпроектын гамәлгә ашыру кысаларында, бу көн «Сабый» балалар бакчасында бик кызыклы темага - мультипликациягә багышлана.
Балалар белән «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге методистлары «Мультфильм» темасына мультипликация сәгате үткәрделәр, алар рәсемле, курчак, пластилин, Компьютер графикасында эшләнгән мультфильмнар булуы турында сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп әңгәмә тыңладылар, үзләренең яраткан заманча мультфильмнарын искә төшерделәр.
Шулай ук «Чебурашка» мультипликацион фильмын карау оештырылды. Балалар бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алды.