Түбән Тархан авыл клубы хәбәр итә

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

20 август Түбән Тархан авыл клубы мөдире авыл балалары белән берлектә «Юл игътибарны читкә юнәлтүне гафу итми!» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Чара юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, халык арасында хокукый аң дәрәҗәсен күтәрүгә һәм авария нәтиҗәләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Чара тәмамланганнан соң катнашучыларга юл хәрәкәте иминлегенең төп кагыйдәләрен һәм аларны үтәү буенча киңәшләрне үз эченә алган мәгълүмати материаллар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International