Тәтештә белем бирүдә туган телләрне саклау һәм үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар

2025 елның 22 августы, җомга

2025 елның 22 августында Тәтеш 2 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проекты кысаларында мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү темасына багышланган туган тел һәм әдәбият укытучылары секциясе үткәрде.

Чара кысаларында яңа уку елында белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре каралды һәм район методик берләшмәсе эшчәнлегенә анализ ясалды. Секциядә катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм туган телләрне укытуның актуаль методикалары турында фикер алыштылар.

Секция Тәтеш районы мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу һәм перспектив юнәлешләрне билгеләү мәйданчыгына әверелде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International