22 август Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагының горур тибрәленүе» дип исемләнгән викториналар, мәгълүмати акцияләр, танып белү сәгатьләре уздырылды. Катнашучыларга Россия триколоры тарихын, аның символикасын һәм Дәүләт флагы төсләренең мәгънәсен белүләрен тикшерергә тәкъдим ителде. Әлеге чаралар буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга, яшьләрнең Ватан тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксынуын үстерүгә, илнең дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.








