21нче август көнне Олы Тархан авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр арасында террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү кысаларында " Террорчылыкка каршы бергәләп» дигән мәгълүмати акция үткәрделәр. Безнең көннәрдә террорчылык һәм экстремизм Россия җәмгыятенең көндәлек тормышына керде, илнең милли иминлегенә реаль куркыныч тудырды. Кешеләрне урлау, заложниклар алу, самолет урлау очраклары, тимер юлларда, җәмәгать урыннарында бомба шартлау һ. б. Иҗтимагый тирәлектә террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләреннән берсе булып аларны профилактикалау тора. Яшьләр мохитендә мондый профилактик эшне үткәрү аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә күрсәтелгән мохит төрле факторлар аркасында төрле криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына бирешү планында иң зәгыйфьләрнең берсе булып тора.