22 августта район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендәге Тәтеш районы делегациясе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты. Чарада педагогларның узган уку елындагы эшләренә йомгак ясалды һәм якындагы чорга бурычлар билгеләнде.
Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Очрашуның төп темасы « "заманча мәгарифнең кыйммәтләр ориентирлары". Утырыш кысаларында Тәтеш районына 3 мәктәп автобусы тапшырылды.

