Олы Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

23 нче август көнне Олы Тархан авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Курск сугышында немец – фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көнгә багышланган «Янган җирдә» дип исемләнгән хәтер сәгате булып узды.

Алып баручы Бөек Ватан сугышының борылыш мизгеле булган Курск сугышының әһәмияте турында җентекләп сөйләде. Сугышның төп эпизодларының берсенә — тарихтагы иң зур танк бәрелешләренең берсе булган Прохоровка янындагы танк сугышына аерым игътибар бирелде. Чара барышында катнашучылар шулай ук Олы Тархан авылында туып-үскән кешеләрнең дә Курск сугышында катнашуларын белделәр.

Аларның батырлыклары һәм уртак җиңүгә керткән өлеше билгеләп үтелде һәм мәңгеләштерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International