23 августта Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия хәрби даны көненә - Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Курск дугасы" хәтер сәгатен үткәрделәр.
Катнашучыларга Курск сугышының Бөек Ватан сугышында аерым урын алып торуы һәм бу сугышның үҗәтлеге турында сөйләделәр.