23 августта Татарстан Республикасы Биектау районының Канаш авыл җирлеге территориясендә «Керхи Сара» чуаш мәдәнияте фестивале - көзге сыра бәйрәме узды.
Концерт программасында "Туслх" Халык үзешчән фольклор коллективы, Олы Шәмәкә авылы мәдәният йорты катнашты. Коллектив диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.