23 августта Байраш выл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча “Юлга игътибар” дигән мәгълүмати программа үткәрделәр.
Катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Юлның кайда һәм ничек дөрес чыгуны тагын бер тапкыр кабатладылар. Җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беркеттеләр, юл билгеләрен кабатладылар һәм чараны йомгаклауда "Светофор" уенында уйнадылар.