22 август Кече Шәмәк авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни – ял итү учреждениеләре арасында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында «Минем авылым-туган җиремнең бер өлеше» дип исемләнгән бәйрәм программасы булып узды.
Әлеге чара күптөрле һәм бай эчтәлекле иде. Бәйрәм кунакларын ипи-тоз һәм чуаш милли ризыклары белән авыл үзешчәннәре каршы алды. Мәдәният йорты фойесында «Көз бүләкләре» күргәзмәсе, «Солдатка хат яз» мастер-классы оештырылган иде. Концерт программасында чуаш халык җырлары, патриотик җырлар, яраткан шлягерлар яңгырады.
Авылдашлар һәм кунаклар өчен бәйрәм бүләге булып Александр Докучаевның «Авыл тарихы» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы булды, биредә авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм талантлы үзешчән артистлары катнашты.