Олы Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

24нче август көнне Олы Тархан авылы мәдәният йортында тәмәке тартуны, алкоголизмны, наркоманияне кисәтү, сэламэт яшәү рәвешен популярлаштыру максатында «Зарарлы гадәтләр турында сөйләшик» дигән әңгәмә булып узды.

Чара сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көн режимын үтәүнең мөһимлеге, заманча кешегә үз сәламәтлеген саклау өчен нәрсә кирәклеге турында әңгәмәдән башланды. Әңгәмә барышында начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре ачыкланды: холыкның зәгыйфьлеге, компаниянең начар булуы, олылар булып күренергә теләү яки гади кызыксыну.

Балалар килеп туган вәзгыятьтән чыгу юлларын табарга тырыштылар һәм шундый нәтиҗәгә килделәр: зарарлы гадәтләр колы булмас өчен өч кагыйдәне үтәргә кирәк: күңелсезләнмәскә, күңелгә хуш килерлек шөгыль табарга, дөньяны һәм кызыклы кешеләрне белергә, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, тәмәке тартмаска. Ахырда катнашучылар гыйбрәтле хикәя тыңладылар, аның әхлагы түбәндәгечә: “Сезнең тормышыгыз һәм сәламәтлегегез сезнең кулыгызда".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International