23 август Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары конкурсы кысаларында Карина һәм Дмитрий Булычевлар театрының «Татарстан — минем хәзинәм» иммерсив спектакле күрсәтелде. Актерлар белән бергә өлкәннәр дә, балалар да спектакльдә турыдан-туры катнаштылар, җир астында хәзинә эзләделәр. Нәтиҗәдә, чын хәзинәләрнең балалар булуын аңладык. Программаны җирле артистлар чыгышлары бизәде.
Сәхнәдән ерак түгел балалар һәм аларның ата-аналары балалар сәнгать мәктәбе волонтерлары ярдәме белән һава еланнары ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Алар өчен мастер-классны «ТНВ» хәрәкәте активист – волонтерлары үткәрде.
Тамашачыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева һәм проект җитәкчесе, «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова сәламләделәр.