Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы һәм кунаклары!
Чын күңелдән Сезне Республика көне һәм шәһәр көне белән котлыйм!
Татарстанның төп байлыгы-анда яшәүчеләр. Сезнең һәркайсыгыз районыбыз, димәк, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Республикабыз халкының хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәнгә ихтирамлы мөнәсәбәте бүген кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә өмет уята.
Кадерле тәтешлеләр! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе һәм иртәгесе көнгә ышаныч! Туган районыбыз һәм Татарстан Республикасы иминлегенә билгеләнгән барлык планнарны һәм нәтиҗәле эшләрне тормышка ашыруда уңышлар телим!
Республикабыз, районыбыз, Россиябез чәчәк атсын!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов