2025 елның 15 сентябреннән 12 октябренә кадәр Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмаларында «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты узачак. Әлеге проект кысаларында укучылар цифрлы белем һәм киберкуркынычсызлык темаларына багышланган дәресләрдә катнаша алачак.