27 сентябрь көнне Олы Тормы авыл мәдәният йорты директоры "Игътибарлы бул - кемнеңдер гомерен саклап кал!» дип исемләнгән профилактик чаралар кысаларында арыган хәлдә транспорт чарасын йөртү һәм руль артында игътибарны читкә юнәлтүне булдырмауга юнәлдерелгән мәгълүмати акция үткәрде.
Чарада катнашучыларның һәрберсенә юл хәрәкәте кагыйдәләре, шулай ук автомобиль йөрткәндә гаджетлар куллануны тыю турында белешмәлек тапшырылды.