Көзге игелек атнасы кысаларында безнең мәктәптә инде традициягә әверелгән мөһим вакыйга-хәрбиләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия ярминкәсе узды. Чара укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм авыл халкын берләштерде. Укучылар һәм ата-аналар, ярминкәгә өйдә пешерелгән ризыклар, кайнатмалар һәм башка бик күп тәм-томнар алып килеп, гаҗәеп юмартлык күрсәттеләр. Җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Ярминкәдә катнашкан һәм геройларыбызга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Без бергә көчле!